ЗАБИТ и. гар. иск. 1) Бауйсындыручы, биләүче, кулга төшерүче 2) Басып алучы, сугышып алып буйсындыручы 3) Үзләштерүче (дәресне) 4) Офицер. Капкачын ябып, забит үзе ул табакны әмиргә китергәндә, хадимнәрнең мәҗлесенә очрап, Әхмәд ятимгә бирде. К.Насыйри. Саф-саф тезелгән гаскәрләр, ат өстендә команданнар, забитлар хан өенең ишеге төбенә дәрәҗә-дәрәҗә тезелгәннәр. Г.Исхакый. Янымызда бер забит, даим безнең илә бергә гизеп, безгә күп тәфсыйлатлар бирде. Г.Камал |