ЗАБАСТО’ВКА и. рус 1) Нинди дә булса икътисади яки сәяси таләпләрне дәгъвалап, оешкан төстә эш ташлау. Приказчиклар хәрәкәте, Кадыйр бай приказчикларының забастовкасы – болар әсәргә эпизодлар рәвешендә кертелгән вакыйгалар, аз урын алганнар. Г.Нигъмәти. Эгерс мастерскоенда исә забастовканы чынлап торып башларга да өлгермәделәр. К.Нәҗми. Февраль аенда миллион ярым шәкерт забастовка ясады, шулай булгач, татар яшьләренең хәлен кайгыртмый калмаслар. З.Хәким 2) күч. Ризасызлык, канәгатьсезлек, килешмәүчәнлек. Дамирның күңелендә забастовка! «Әйтмәсә, артык бер адым атламыйм!» И.Гази. Сүз кайтармаса да, эчтән генә забастовка ясый ул: үзе тик тормагандай булса да, эше тик тора... Ш.Галиев |