ҖЫЮЧЫ и. 1) Гадәттә, үзеннән алда килгән сүз белдерә торган нәрсәне җыю (3 мәгъ.) белән мәшгуль кеше (мәс., бирнә җыючылар, мамык җыючы, ит җыючы һ.б.). Бүләк җыючы аны [сөлгене] рәхмәт укып алды да колганың очына, яшел яулык белән бергә бәйләп куйды һәм ары китте. Ә.Фәйзи. Халыкка йон җыючы ярдәмгә килгән. Ватаным Татарстан 2) Детальләрдән нинди дә булса техник җайланма җыя торган (4 мәгъ.) эшче, хезмәткәр. Машина моторлары җыючы. Компьютер җыючы 3) Бер урынга туплап саклау, өйрәнү һ.б. максатларда нәрсәдер җыю белән шөгыльләнүче кеше. Коръән басмаларын җыючы. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыючы 4) махс. Махсус техника, гадәттә, компьютер ярдәмендә текст җыя торган белгеч. Хәреф җыючы |