ҖЫЮ’ САНЫ лингв. Бер төрдәге предметларның аерым берәмлекләрен төркемнәргә туплауны белдерә торган саннар: берәү, икәү, өчәү. Җыю саннары исемне ачыкламыйлар һәм аергыч булмыйлар. Д.Тумашева