ҖЫЮ ф. 1) Куып яки чакырып, билгеле бер урынга китерү, туплау. Төзелеп яткан төрбә янына шагыйрьләрне җыеп, ярыш оештыралар. М.Юныс. --- төрле яктан туган-тумачаларын җыялар ---. Н.Измайлова. [Халисә] Җыя безнең һәммәбезне Чәй өстәле артына, Җан җылысы җитә аның Яшенә дә картына. Ш.Җиһангирова 2) Чәчелеп, таралып яткан нәрсәләрне җыйнау, бер җиргә туплау, тәртипләп кую. Ачуланган сүзләргә дә Артык исе китмидер, Аның артыннан җыярга Ун әни дә җитмидер. Ф.Тарханова. Ашап туйгач, Гыймай үз алдындагы валчыкларны, җыеп, авызына каба иде. Ф.Яруллин 3) Аерым өлешләрне бер бөтенгә әйләндерү, берләштерү. Үз тырышлыгы белән җыйган машина руленә утырганнан бирле, бераз борынын да күтәргән... Ф.Хөсни. Әнә ничек ялык-йолык итә. Әйтерсең кояшның бөтен нурларын үзенә җыйган. Ф.Яруллин 4) Яшелчә, җиләк-җимешне, иген уңышын һ.б.ны чүпләп, урып-сугып, җыеп алу; урнаштыру. Әйе, балны вакытында җыярга, кызны вакытында кияүгә бирергә кирәк. М.Хәбибуллин. Ямь-яшел килеш өлгерә, Яшь килеш тәмле кыяр. Иң оста бакчачы аны Нәкъ вакытында җыяр!.. Г.Зәйнашева. Кайбер үсемлекләрнең чәчәк бөреләрен генә җыялар. Урман аптекасы 5) Нәрсәнедер әкренләп туплау, булдыру, күбәйтү, ишәйтә бару. Дөньяда мал җыймак – олы ташны биек тауга мендермәк. Мәкаль. Хәзинәдә бары инде, махсус җыйган мал түгел. М.Маликова. Ә үзләре һаман да җыялар, экономия ясыйлар, акча салып баралар. Җыю, гап-гади итеп әйткәндә, гадәткә кергән, табигатьләренә сеңгән... Тигез гомер итегез 6) Киңәшмә, бәйрәм, концерт-театр уңае белән, халыкны билгеле бер урынга чакыру, өндәү; дәшеп китерү. Гадәттә, кунак җыйганда, бәлеш табынга башта ук куелмый, аштан соң гына китерелә. М.Маликова 7) Мәҗбүри түләнергә тиешле салымны, түләүләрне һ.б.ш.ны халыктан алу, түләтү. Иртәдән бирле авылда салым җыялар. Ф.Кәрим. Җыен таралды, староста белән дисәтникләр, ат җигеп, имана түләмәүчеләрнең йорт әйберләрен җыярга чыктылар. Г.Бәширов 8) Ирекле рәвештә бирелә торган нәрсәләрне халыктан алу. Үзара акча җыеп, өр-яңа Европа картасы сатып алдылар – үзләре хуҗа картага. Ф.Хөсни 9) Мобилизацияләү, запастагыларны хәрби хезмәткә чакыртып алу. Германия безгә каршы сугыш башлап, безнең границага басып кергән бит. Менә хәзер приказ бар. Фәлән-фәлән елгыларны җыялар. Ф.Кәрим. Родос патшасы тиз генә хәрби флотын җыя, аны коралландыра һәм Карияне яулап алырга җибәрә. М.Юныс 10) Аерым кисәкләрне бер-берсенә беркетеп, ялгап, бербөтен әйбер, механизм, корылма хасил итү. Җепне җыйсаң, аркан була. Мәкаль 11) Җыештыру, тәртипкә китерү. Ярый әле эш күп: кер юарга, өйне җыярга, кибеткә барырга --- кирәк! М.Маликова 12) Таралып, чәчелеп, кабарып торган нәрсәләрне тәртипкә китерү, җыйнак-пөхтә итү. Наҗия кыска жакетын киеп, матур бизәкле ефәк косынкасын башына, чәч бөртекләрен юри җыймыйча калдырып, саксыз гына бәйләгән. Ә.Еники. Бер дә булмаса, [чәчен] артка – бантигына җыеп, резинка белән каптырып җибәрер, тәрбиячесе үрер. И.Низамов 13) Яшереп кую; күренмәслек, беленмәслек урынга урнаштыру; ышанычлы, яшерен урынга алып кую, яшерү. Артык-портык кәгазьләреңне һәм бу кенәгәне ераграк җыярга кирәк. Ш.Мөхәммәдев. Өйдә булган артык әйберләрне җыю 14) Бер урынга туплау; коллекция барлыкка китерү. «Дендрарий» дип, бик күп агачларны бер җиргә җыеп үстергән зур бакчага әйтәләр икән. Ә.Еники. Маркалар җыю 15) махс. Текстны махсус техникада басып, басмага әзерләү. Мәкаләне компьютерда җыю 16) Чәчәктән-чәчәккә, үсемлектән-үсемлеккә кунып, нектар, серкә һ.б.ш.ны туплау. Билгеле булганча, күп кенә авыл хуҗалыгы культуралары, нектар җыйганда, бер үсемлектән икенчесенә серкәләр күчерә торган бөҗәкләр аларның чәчәкләренә кунган очракта гына, мул уңыш бирә алалар. Умартачыга ярдәмлек 17) Аерылып чыккан умарта күчен бергә туплап, савытка тутыру. Ә бер көнне Дамир Гыйлемдар бабай белән күч җыйды. Ул көнне берьюлы берничә умарта аерды. Ф.Яруллин 18) Кош-корт, җәнлекләр азык табу, чукып ашау, кышлыкка туплау. Урмаган арышың – Бер еллык табышың; Аны җил коядыр, Чыпчыклар җыядыр. Г.Тукай 19) Үзенә сеңдерү. Дым җыю 20) Үлекләү, эрен туплау, шешү. Бармагы, шешеп, үлек җыйган 21) күч. Көч, хәл туплау, тын алу. --- Зөһрә ханым, тын җыйгандай, бер сулап куйды. Ә.Еники. --- тел ачып үртәшүче булмады – белмим, әллә татулашудан, әллә якын киләчәктә тагын бер бәргәләшү өчен көч җыюларыннан... Ф.Хөсни. Кәүсәрия, аңын җыя алмыйча, аңа карап утырды. М.Маликова 22) күч. Акыл, фикер, белем туплау. Ил гамен җыйган ир ил агасы булыр. Мәкаль. --- бөтен белемемне җыеп, әлеге шигырьнең соңгы ике юлын шатлыкка, бәхеткә борып үзгәртергә теләдем. Г.Кутуй. Мисырны килеп күргән кеше безнең ерак бабаларыбыз турындагы мәгълүматларга баеп, файдалы белем җыеп, туган ягына кайтып китә. М.Юныс 23) күч. Мәетне йола шартларына туры китереп җирләргә әзерләү. Менә минем дә Әнвәрҗан бәпкәем кайсы патшалыкта гүр иясе булып ята торгандыр. Бәлки, гәүдәсен дә җыеп җирләүче булмагандыр. Г.Мөхәммәтшин 24) күч. Барлыкка китерү, арттыру, ишәйтү. Көчем күп, дип, башыңа дошман җыйма, күмәк кырмыска атны үтерер. Мәкаль. Нинди хаталар? Каян җыйдың аларны? Г.Бәширов. Һич уйламаган-көтмәгән җирдән улы Дамир үлеп китте дә, бөртекләп җыйган бәхет орлыклары читкә тарала башлады. Ф.Яруллин 25) күч. Имтихан, сынау, конкурслар вакытында балл, очко туплау. Без имтиханда тиешле баллны җыя алмаганбыз, имеш. Минем контроль эшнең бер бите югалган. Ф.Яруллин ◊ Җыеп алмаслык Бик вак кисәкләргә таркатып, тетеп бетереп. Мин сине --- аяк-кулларыңны җыеп алмаслык итәм әле... Р.Зәйдулла. Җыеп тоту Таратмыйча, таркатмыйча, сакчыл тоту. Малны ансат табасы, мәшәкать – аны җыеп тотасы. Мәкаль Җыеп алу 1) Тиз арада җыелган, җыештырылган хәлгә китерү. --- хәдимнәр табынны җыеп алалар. Ә.Еники 2) Кыска вакыт эчендә, тулысынча җыю; тәмам җыю. Алларыма җыеп алдым Карурман миләүшәсен. Җыр. Җимеш вә җиләкләрне җыеп алу турында берничә сүз. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү. Барлык мәйданда мамыкның чәчәкләрен умарта кортлары белән серкәләндерү нәтиҗәсендә --- илебездә елына өстәмә рәвештә 8–10 млн центнерга кадәр югары сыйфатлы мамык җыеп алырга була. Умартачыга ярдәмлек 3) Берсен дә калдырмый җыю. Күрше авылда бригада активына хәтле җыеп алып чыгып киттеләр. Ф.Бәйрәмова. Нишләгән көнбагышлар?.. Барысы да пеләш калган!.. Кемдер, бик оста иттереп, Мин юкта җыеп алган. Г.Зәйнашева. Йорт саен кереп, әйберләрен җыеп алырга! Г.Бәширов Җыеп ату Тиз-тиз, аннан моннан җыю. Бик нәни булса да, Дилә Чисталыкны ярата: Үрмәләп кенә йөрсә дә, Бар чүпне җыеп ата. Ф.Тарханова Җыеп бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы җыю. Кайберәүләр газета-журналларны, килгән көнне укымыйча, «вакыт булгач укырмын» дип җыеп баралар. А.Хәсәнова. Булмаган андый хатын-кыз! Авырган чакларда аны тәрбияләүче, аның иҗатына илһам бирүче, язганнарын бөртекләп җыеп баручы, аны мәхәббәте белән җылытучы... М.Маликова Җыеп бетерү Ахырынача, барысын да җыю; җыю эшен тәмамлау. Бу җәйдә, яңгыр яумаганлыктан, өрекләре өлгермәгән, аның каравы чия агачлары мул уңыштан җиргә кадәр иелгән, җыеп бетерерлек түгел... Ф.Бәйрәмова. Линатипта эшләүче кызлар бу китапны бик тиз җыеп бетерделәр. Яңарыш Җыеп йөрү Дәвамлы рәвештә җыю, кабат-кабат җыю. Әйтәм аны, әни бүген көне буе печәнлектә йомырка җыеп йөрде. Г.Бәширов. --- кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри. Ә.Еники. --- начар үзгәреш булмаска тиеш бу «куратор» дигәне, һәрхәлдә, табыннан кеше калдыгын җыеп йөрү булмас. И.Низамов Җыеп калу Берәр вакыйгага кадәр җыеп өлгерү. Печәнне яңгырга кадәр җыеп калу Җыеп килү Элек-электән, күптәннән бирле җыю. Аның кыз чагыннан ук җыеп килгән бай гына китапханәсе бар иде... Ә.Еники. Сәүдәгәрләр әйтүенә ышансак, мәнгелләр бүген, күрше-тирәдәге ыруларны буйсындырып, көч-гайрәт җыеп киләләр. М.Хәбибуллин Җыеп кую 1) Җыйган, җыелган хәлгә китерү; тәртипләп, бер өемгә туплау. Сары чәчен баш артына зур төен итеп җыеп куйган, чигәләрендә җиңел бөдрәләр бөтерелгән Зәйтүнә бүген --- кичке уенга чыккан авыл кызын хәтерләтә иде. М.Маликова 2) Алдан җыю. Газизҗан сыерга кичтән карчыгы җыеп куйган әрекмәнне салып маташа иде. И.Низамов 3) Күрмәслек, башкалар белмәслек итеп җыю; яшерү. Мондый семьяларда күңел кызыгырлык бөтен нәрсә тыела: эш хакы алуга, дөнья рәхәтләреннән ваз кичкән ир белән хатын, җентекләп, акчаны саныйлар да, хуҗалык өчен бик аз калдырып, ераграк җыеп куялар. Өегез ямьле булсын 4) Җыеп, кая да булса урнаштыру. Аның каравы, бала, рәхәтләнеп, бөтен фантазиясен җигеп уйнар, уйнап туйгач, әйберләрен билгеле урынга җыеп куярга, пөхтәлеккә өйрәнер. А.Хәсәнова Җыеп тору Һәрвакыт, даими рәвештә җыю. Өйне көн саен җыеп торганда, кунак-фәлән чакыру да башны әйләндерерлек вакыйгага әйләнмәячәк. Өегез ямьле булсын Җыеп чыгу Һәрберсен берәм-берәм яки башыннан ахырына кадәр җыю Җыеп яту 1) Күп итеп җыю, күптәннән җыю. Кайдадыр шүрлек почмагында озак вакытлар кузгалмый тузан җыеп яткан Коръәннең ике як тышлыгын да, сабак баласыдай тырышлык күрсәтеп, ялап-ялап алды. Ф.Хөсни 2) Әле хәзер җыю эшен башкару. Без килеп җиткәндә, печәнчеләр печән җыеп яталар иде Җыя башлау Җыярга тотыну. Яз җитте исә, Фазыл ишеләр Сабан туе өчен алдан ук акча җыя башлыйлар. К.Кәримов. Чәйләр эчеп, инде эш беткәч, Мөһимә, тыр-тыр йөреп, табын җыя башлагач... Алтынчәч, сөйләшер өчен, шуннан да җайлырак вакытның булмасын аңлады. М.Маликова Җыя бирү Җыюны һаман да дәвам итү Җыя төшү Бераз, беркадәр, җыю. Сәетгали, килеп, сәке кырыена гына утырды, карчыгы юрганын үзенә таба җыя төште. Ә.Еники |