ҖЫРЧЫ и. 1. 1) Җырларны оста башкаручы; профессиональ җыр остасы. Залда татар моңы тантана итә: әле Гөлзада ханымның дәртле җырлары яңгырый, әле яшь җырчы Сәүбән Закировның көчле тавышы клуб диварларын дерелдәтә... Ф.Бәйрәмова 2) Шагыйрь. Кайттым... «Җырчы» исемен йөкләү Җиңел түгел икән, малайлар: Шагыйрьлектә үткән берничә ел Җыерчыклар салды маңгайга! Х.Туфан 2. с. мәгъ. 1) Җыр текстлары яза торган. Җырчы шагыйрь буларак та Мәхмүт Хөсәенне укучылар бик яхшы беләләр. М.Гайнуллин 2) Табигатьтә җырга, көйгә охшаш ритмлы тавыш чыгарган, җырчан, сайраучан. Кешеләргә сөйләмәгән уй-хыялларын җырчы усакларга, иркә юкәләргә сөйләде. Ф.Яруллин. Рәхәт, сулышка иркен, дөнья мәшәкатьләре урманның аргы ягында – авылда, кысан өйләрдә торып калды, монда – гамьсез мужиклар да җырчы кошлар гына. Ф.Хөсни |