ҖЫРЛЫ-БИЮЛЕ с. 1) Җырдан һәм биюдән торган; җыры да, биюе дә булган. Шулай да галимнәр тәңречелек күзаллаулы төркиләрнең язга – җирнең яңадан тууына корбан бирү йоласы булуы һәм бу йола кысаларында ат чабышлары, кылычлар белән сынашлар, җырлы-биюле уеннар, бәйгеләр үткәрелүе турында мәгълүматларга юлыгып торалар. Фольклористика. Халыкка күбрәк җырлы-биюле әсәрләр ошый. Шәһри Казан. Җиңүчеләр ачыклануга, халык мәйдан тутырып чыгыш ясаган җырлы-биюле музыкаль хореография күзәтте. Татарстан яшьләре

2) Җыр-биюгә оста, шат күңелле. К.Тинчуринның җырлы-биюле «Назлы кияү»ендә Рәшит, Батулланың «Сөйгән ярым ятка кала»сында Харамша – шулай ук актёрның [Зөфәр Харисовның] иҗат биографиясен баеткан образлар. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә