ҖЫРЛАШУ ф. 1) урт. юн. к. җырлау. Кошлар бит сайрашып табыша, Их, без дә җырлашып табышсак. Г.Зәйнашева 2) Кара-каршы җыр әйтешү. Туй йоласы буенча, татарларда кодаларны каршы алу җырлашу белән барган Җырлаша башлау Җырлашырга тотыну. Музыка буенча тәрбияче пианинода уйнап җибәрүгә, төрле тавышлар белән --- җырлаша башлыйлар. Ф.Яруллин Җырлашып утыру Бергә-бергә, күмәкләп җырлашу. Әнисе йортында мондый җырлашып утыруларны, кунакка йөрүләрне бөтенләй күрмәде ул. Ф.Яруллин |