ҖЫРЛА’У ф. 1. 1) Тавыш ярылары ярдәмендә көй чыгару, җыр башкару. Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын! Г.Тукай. Ул җырласа, никтер, күңел тула, Никтер каушыйм, аңа карасам. М.Хөсәен. Әтием мандолинада уйнаган, матур гына җырлаган да... Ә.Еники 2) күч. Тормыштагы хис-тойгыларны җырда чагылдыру, шигырьгә салу, сурәтләп бирү. Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә, «Без китәрбез, сез каласыз!» – дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә. Г.Тукай. Бу шагыйрь производствоның үз теле белән җырлый. М.Гайнетдинов. Мәхәббәт – изге, бөек хис, барча халыкларның даһи шагыйрьләре аны юкка гына җырламаган. М.Маликова 3) күч. Сайрау. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп, илһамланып җырлыйлар. Сыерчык хәтта башка кош булып та җырлый ала. Т.Шакирова. Шатлыгы сыймый эченә, Сайрый ул сузып-сузып. Йә әйләнә бытбылдыкка, Йә җырлый тургай булып. И.Мадьяров 4) күч. Машина аппаратлары ритмлы тавыш чыгарып эшләү 5) күч. Табигый тавышлар, шат, дәртле җанлылык барлыкка килү. Анда җырлый җирдә һәр кош, Анда җырлый һәр агач. Анда кайтсам, мин дә башка: Анда мин дә сандугач. Н.Исәнбәт. Дуслар рәтенә ул шушы төбәкнең җирен, күген, күктә йөзгән яшенле болытларын, урманда мәш килгән кырмыскаларын, җырлый-җырлый бал ташучы умарта кортларын – һәммәсен кертә иде. Ф.Яруллин 2. җырлап рәв. мәгъ.1) Шәп итеп, менә дигән итеп. Җырлап яшәргә, Гөрләп яшәргә язсын дөньяда, язсын дөньяда. Гел бергә-бергә. Г.Латыйп 2) Көйләп, сузып. Алар саф татарча, бераз җырлап сөйләшә, кайберләрендә мишәр акценты да сизелә, алар инде Пенза, Сембер, Волгоград якларыннан күчеп килүчеләр булырга тиеш. Ф.Бәйрәмова Җырлап алу Берара, кыска вакыт аралыгында җырлау. «Сарман» белән «Шахта»ның бер-ике куплетын җырлап алдылар да тагын тынып калдылар. М.Маликова Җырлап бетерү 1) Җырны тәмамлау, ахырына кадәр җырлап чыгу. Ул, җырлап бетерер-бетермәс, миннән борчылып сорады: – Сезгә ни булды? Ә.Еники 2) Барлык җырларны җырлап чыгу. Белгән җырларыбызны җырлап бетердек Җырлап бирү Сораган җырны җырлау. Менә ул йөзен күтәреп, тешләрен җемелдәтеп, ялынгандай елмайды: – Зәйтүнә, җырлап бир әле безнең хөрмәткә. М.Маликова Җырлап җибәрү Кинәт җыр башлау, җырларга керешү. Шуннан без күмәк булып, солдатларча тигез атлап кузгалырбыз. Җырлыйсы килгәнгә, җырлап җибәрү дә рөхсәт ителә... Ф.Хөсни. Сәлмән кунак кызлар хөрмәтенә бүтән җыр җырлап җибәрде. Г.Бәширов. Гөлзада ханым: «Бездә биек таулар бар, тау астында таллар бар», – дип җырлап җибәрүгә, аңа залдан халык та кушылды: «Талда – яфрак, бездә – сагыну, сездә нинди хәлләр бар?» – дип, җырлап җавап бирде. Ф.Бәйрәмова Җырлап йөрү Төрле урыннарда, һәрвакыт җырлау; якында, әйләнә-тирәдә җырлау. Яшь кызлар, муеннарына чәчәктән үрелгән такыя киеп, кунаклар хөрмәтенә җырлап, биеп йөриләр. М.Юныс. Гастроль башланды гына, Азалия нинди кәеф белән җырлап йөрер – син шуны уйлыйсыңмы? Х.Сарьян Җырлап карау Җырларга омтылу, җырларга тырышу Җырлап тору 1) Сөйләүче күргән вакытта җырлау; әле, хәзер ритмлы тавыш чыгару. Пропеллер, тыр-тыр итеп, һаман җырлап торды. М.Җәлил 2) күч. Үтә яхшы, шәп булу Җырлый башлау Җырларга тотыну. Менә болар берзаман сикерешеп тордылар да, күккә карап, гөр-гөр килеп, үзләренчә көйли, җырлый башладылар, болар шулай күктән көч ала икән. Ф.Бәйрәмова Җырлый бирү Җырлавын дәвам итү, һаман да җырлау |