ҖЫРЛАТУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. җырлау. Әтиләрдән курыкмасам, кешедән оялмасам, [Хәлилне] тәрәзә төбендә, җырлатып, төн буе утырыр идем. М.Фәйзи. Әмма шунсы начар: гел русча җырлар җырлаталар. Ф.Яруллин 2) күч. Самавыр шаулату, кайнату. Самавырны җырлатып, чәй эчтек 2. җырлатып. рәв. мәгъ. Менә дигән итеп, шәп итеп. Гыймазовның --- җырлатып эшләвенә сокланган Борһан, хәл җыярга, тәмәке көйрәтергә утыргач, гаҗәпләнүен тышка чыгармый түзә алмады. С.Рафиков Җырлатып җибәрү Бераз җырлату, җырлата башлау. Мин бит-кул юып, чистарынып кергән арада, самавырыңны җырлатып җибәрмисеңме? И.Гази |