ҖЫРЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. җырлау. Бишек җырын утыз балага берьюлы җырлап булмый, ул һәр балага аерым җырланырга тиеш. М.Маликова. «Һәр эштә мактаулылар» дип, җырланмый юкка гына; – Аңларсың моның мәгънәсен Баулыда тусаң гына. Ш.Җиһангирова

2) Тормыштагы аерым хәлләрне шигырьгә салу, җырда чагылдыру. Ул тугрылык җырда җырланырлык, Меңнәр табынырга торырлык! Ш.Җиһангирова

3) сир. Әкрен генә үзалдына көйләү, үз-үзенә җырлау. Араларыннан бер студент җырлана-җырлана керә. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә