ҖЫР и. 1) Көйгә салынган шигъри әсәр. Җыр – күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч. Мәкаль. Хөрия җырлап туктаганнан соң да, җыр тәэсиреннән озак айный алмыйча утыралар. Ф.Яруллин. Җыр сәнгатен тирәннән белүче классик композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи әйткәнчә, М.Хөсәен халык йөрәгенә иң элек җыр аша үтеп керде. М.Гайнуллин

2) Шагыйрь күңелендә туган хисләрне сурәтләгән шигъри әсәр, җырга салырлык текст. Мин кабыздым җырда, ялкын итеп, Йөрәгем һәм халык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны. М.Җәлил. Берәүләре диңгезләрдә кораб йөртә, Берәүләре алар исемен җырга кертә. Ф.Яруллин. Якташларым, йөрәк аша үтеп, Җырларыма күчә түгелме?! М.Хөсәен

3) Шигъри текстларга язылган музыка, көй. Шагыйрьләрнең текстларына җырлар язу буенча М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Җ.Фәйзи һ.б. эшләп килделәр. М.Җәлил

4) күч. Кошлар сайравы, сызгыруы. Миләш чыпчыгы – җырчы кош. Алар иртән кояш чыкканда да, көндез дә, бер-берләреннән уздырырга тырышып, гаҗәп матур җырларын сузалар. Т.Шакирова. Ул сандугач – дус сандугач! Көн дә бездә кунакта. Минем өчен җырлар җырлый Бакчабызда – куакта. Р.Миңнуллин

Җыр башлаучы Нинди дә булса эшне башлап, оештырып йөрүче, җитәкчелек итүче кеше. Уннарча, йөзләрчә башка энтузиастларны «сыйфат өчен көрәшнең алгы сафында атлаучылар» дип, зур горурлык белән әйтергә мөмкин. Әйе, алар – сафта җыр башлаучылар. Б.Камалов. Җыр сузу Моңлы итеп җырлау, җыр башкару. [Кызлар] Идел буен яңгыратып, батыр егетләр турындагы җырларын сузалар. К.Нәҗми. Җыры җырланган 1) Вакыты узган, яшь, күрекле, дәрәҗәле чагы узган; 2) Язмышы, киләчәге хәл ителгән. Җырын җырлау 1) Кемдер файдасына эшләү, аның белән бер сүздә булу, аның мәнфәгатьләренә туры китереп сүз сөйләү. Кемнең җырын җырласаң, шуның көен көйләрсең. Мәкаль. Әмма аракы монополистлары массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы бөтенләй башка «җырны җырлыйлар». М.Әхмәтҗанов. Аксак энесе Исмәгыйль бәк Мәскәү кенәзе җырын җырлый башлады бугай, Иделнең сул як далаларын, шул исәптән Әстерхан ханлыгын да үз биләмәсе итмәкче. М.Хәбибуллин; 2) Башкаларга иярү; үзеңне башкалар кебек тоту. Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма. Җыр. Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигән халык. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә