ҖЫП- кис. «Җ» авазына башланган «җылы» сыйфатына ялганып һәм һәрвакыт басымны үзенә алып, артыклык дәрәҗәсе ясый торган индивидуаль алкисәкчә. Кояш та җып-җылы нурлар сачадыр, Күңелсез җир йөзе күңелен ачадыр. Г.Тукай. Безнең тормыш кебек матур булып, Җып-җылы яз килде тагын да. Ә.Ерикәй. Баздан чыккач, беркавым җып-җылы йомшак бәпкә үләне өстенә капланып ятып тордым. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә