ҖЫЛЫТУ ф. 1) Җылылык энергиясе чыгарып, тирә-якны, һаваны яки әйберләрне җылы хәлгә китерү. Шулай байтак икеләнеп утырганнан соң, шактый ук күтәрелеп җылыта башлаган кояшка күз салды, күрше-тирәдәге чәчүчеләргә карап алды да аягүрә басып: – Аллага тапшырдык! – диде. Г.Бәширов. Җиләк-җимеш һәм яшелчәне саклау өчен, тәрәзә янында аз гына мәйданчыкны бүлеп куярга һәм аны я өстәмә рәвештә җылытырга, я анда суыргыч вентиляция җайлап куярга кирәк. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү. Ток белән җылытылган тимерчыбык янында ук магнит угы торган. Могҗизалар энциклопедиясе

2) Үз җылыңны биреп, кочып, тәнне ышкып, өреп җылыту. Ни өчен дәштең, үзеңә алып кердең, тезләнеп, аякларымны җылыттың, онытылып, күзләремә карадың? Ә.Еники. Җәмилә Закировна, җылытырга теләгәндәй итеп, кулларын угалады. М.Маликова

3) Җылыну өчен, җылы чыганак янында тору. Хәзер үк берәр җиргә кереп, аякларыгызны җылытырга кирәк. Ә.Еники

4) Учакка, мичкә яки башка җылылык чыганагына куеп, аш-суны җылы хәлгә китерү. Ботка җылыту. Аш җылыту

5) Өй, торак, бинаны салкын үткәрми торган итеп эшләү; җылы сакланырлык итү. Өйнең түбәсен туфрак, пычкы чүбе белән җылыту. Өйне тышкы яктан күбектән эшләнгән пластиналар белән җылыту

6) з.-сыз Һава температурасы күтәрелү. Көн кичкә таба шактый җылытты

7) күч. Җылы тойгы уяту, дәрт, илһам, рәхәтлек бирү. Кайда соң син, җан җылытыр кешем? Туңа җаным янда син юкка. Ш.Җиһангирова. Ничек кенә булса да, начальникның чыраенда изге кеше чалымнары күрү күңелне бик нык җылыта... Н.Измайлова

Җылыта бару Вакыт узган саен, җылылык арту, торган саен ныграк җылыту

Җылыта башлау Җылытырга тотыну. Язгы кояш җирне җылыта башлагач, ул [бака] уяна һәм тагын бөҗәкләрне аулый башлый. Хайваннар дөньясы

Җылыта төшү Беркадәр, бераз җылыту; тагы да җылырак итү

Җылытып алу Тиз арада җылыту, җылынган хәлгә җиткерү

Җылытып бетерү Барысын да, бөтенесен дә җылыту

Җылытып җибәрү 1) Кинәт җылыту. Аяк астын туңдыруны, кырпак төшүне көтеп торганда, ноябрь урталарында, һич күренмәгән хәл, кинәт аязып, җылытып җибәрде. Ф.Хөсни. Алай гына да түгел, бу кешенең мине үзенә көчләп алып керүе минем өчен яхшы булды кебек, аякларымны гына түгел, ул хәтта йөрәгемне җылытып җибәрде кебек... Ә.Еники

2) Бераз җылыту. Бүген үк чәчкәндә, тишелә алмыйча, сөтләнеп ятмагае, бозылып. Ярый ла җылытып җибәрсә! Г.Бәширов

Җылытып җиткерү Тиешле дәрәҗәгә җиткәнче җылыту

Җылытып кую Алдан җылытып, әзер хәлгә китерү. Ашны җылытып кую

Җылытып тору 1) Һәрвакыт, бертуктаусыз җылыту. Әнә шул еракта балкыган якты нур – өмет чаткылары белән күңелләребезне җылытып тора иде. Г.Бәширов. Ярты республика җирләрендә газ, айлар-еллар буе янып, һаваны җылытып торса да, бер генә авылга да газ кертелмәде. М.Әхмәтҗанов

2) Әледән-әле, еш җылыту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә