ҖЫЛЫНУ ф. 1) Кояш, янган ут, электр һ.б.ш. тәэсирендә җылы хәлгә килү. Яшен үткән урында һава бик нык җылына, аның басымы, күз ачып йомганчы, берничә мең атмосферага кадәр күтәрелә. Могҗизалар энциклопедиясе. Кәлтә иртән кояшта җылынырга ярата һәм актив була, ә төнлә сүлпәнләнә. Хайваннар дөньясы 2) Җылы урында торып туңган, күшеккән тәнне җылы хәлгә китерү. – Йә, җылындыңмы инде? – дип сорады ул миннән. – Юк, юк, җылындым, – дидем мин... Ә.Еники. Туңып беткәнсең бит, йолдызым! Җылынырга кирәк сиңа. М.Маликова. Гадәттә, көтүдә берничә мең болан була. Көчле бураннарга юлыккан очракта, җылыну өчен, [алар] тыгыз өер булып тупланалар. Хайваннар дөньясы 3) Суыктан җылыга әйләнү, җылы хәлгә килү. Тритоннарның үрчүе һәм үсеше безнең регион шартларында апрель-майда яхшы җылынган сулыкларда уза. И.Рәхимов. Аш җылынды. Өй җылынды 4) Һава торышы үзгәреп, көннәр җылыга әйләнү. Кышкы көннең җылынуына ышанма, дошманның көлүенә ышанма. Мәкаль 5) күч. Кайнар хисләрдән дәрт туу, энергия, илһам барлыкка килү; өмет уяну. Ялгыз утын янмас, ялгыз куен җылынмас. Мәкаль. Күшеккән күңелем җылынсын – Кулларым учыңа алсана! Күшеккән күңелем җылынсын – Җанымны учыңа салсана! Ш.Җиһангирова. Аралар да бераз җылынмасмы, югыйсә, балаларга сиздермәс өчен генә курчак уйнап кыланалар. И.Низамов 6) күч. Кемнең дә булса канаты астында рәхәт яшәү, аңардан файдалану. Тик, әнә теге мошенник Хәсән аны харап итә: без – социалист-революционер, без фәлән, без төгән дигән булып, Сафин тирәсендә җылына, нәгъләт. Ш.Камал Җылына бару Әкренләп җылыну, вакыт узган саен җылылыгы арту Җылына башлау Җылынганы сизелү Җылына төшү Бераз, берникадәр җылыну; беркадәр җылынган хәлгә килү Җылынып алу Кыска вакыт эчендә, берникадәр җылыну Җылынып бетү Тәмам, ахырынача җылыну Җылынып җитү Тиешле дәрәҗәгә килеп җылыну. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп [умарта кортлары] эшкә ашыгалар. А.Алиш. – Китәсез дәмени инде? – диде ул. – Җылынып та җитмәгәнсездер... Ә.Еники Җылынып китү Тиз арада җылыну; кинәт җылынган хәлгә килү. Чынлап та, мин әле бер дә җылынып китә алмый идем. Ә.Еники. Кечкенә Хәлилне үз араларына алып салдылар. Балаларыннан да бигрәк, үзләре җылынып киткән кебек булдылар. Ф.Хөсни Җылынып тору Әле, хәзерге вакытта җылыну Җылынып чыгу Тулысынча җылы хәлгә килү |