ҖЫЛЫМСА с. Суык булмаган һәм шул ук вакытта кайнар да түгел, җылысы сизелеп торган. Агачлар куелыгыннан чыгуга, биткә --- аланның җылымса коры сулышы, мең төрле чәчәкләр хуш исе белән төнәтелгән җылы һәм коры алан һавасы килеп бәрелде. Г.Бәширов. Минем ботыларымны алып, җылымса батарея өстенә бастырды, шуннан соң гына шинелен салды, гадәтләнгән җитезлек белән гимнастёркасын киң каешы буйлап ике якка сыпыргалады... Ә.Еники. Табак төбендәге җылымса суда күзне, иренне чылатып алдым да Минзук янына ашыктым. Р.Зәйдулла |