ҖЫЛЫЛЫК и. 1) Җисемдә атом, молекулаларның тәртипсез кызу хәрәкәтеннән барлыкка килгән энергия төре. Көндез кояш кыздырган җир, хәзер, ягылган мич кебек, рәхәт җылылык бөрки. Г.Әпсәләмов. Физика профессоры Ганс Эрстед Копенгаген университеты студентларына электр тогының җылылык тәэсире турында лекция укый. Могҗизалар энциклопедиясе. Саклагычлар төзү өчен, җылылыкны начар үткәрә торган материаллардан файдаланырга киңәш ителә. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү 2) Температура 0оС градустан югары булган халәт. Ык суы үзенең йомшаклыгы, җылылыгы белән тәнеңдәге арыганлыкны юа. Ф.Яруллин. Диңгез суының җылылыгы 20 градус 3) күч. Ягымлы, кайгыртучан мөнәсәбәт, җылы хис, якын итү, үз итү. Әмма шулай да аның якты соры күзләрендә ниндидер бер җылылык барлыгын сизми калмадым. Ә.Еники. Нәҗип, елап җибәрүдән чак-чак тыелып, ниндидер җылылык, наз көтеп, әнисенә карый. Ф.Яруллин. Барысы да тәртиптә кебек, тик бу тәртипнең җаны юк, җылылык юк. Җылылык, җан Сабира җырлый башласа гына керә бу өйгә. Ф.Бәйрәмова ◊ Җылылык белән Яратып, үз итеп; якын итеп. Аеруча бер җылылык белән алар миңа: «Киленебез түгел, кызыбыз булырсың», – дип кенә торалар иде. Ә.Еники |