ҖЫЛЫ’ КАНЛЫЛАР и. күпл. Кан җылылыгы чагыштырмача югары булган һәм бер дәрәҗәдә торган, җылы тәнле тереклек ияләре. [Озынборыннарның] Аналары җылы канлы хайваннар канын суыра. И.Рәхимов. Имезүчеләр – гәүдәләре йон белән капланган җылы канлы хайваннар. Хайваннар дөньясы. Имезүчеләр – умырткалыларның иң югары төзелешле классы. Бу – югары нерв системасының көчле үсеш алуында, тереләй бала тудыруда һәм балаларын сөт белән туендыруда, җылы канлы булуларында чагыла. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |