ҖЫЛЫ II и. 1) Кояш нурларыннан, ягулык янганда аерылып чыга торган энергия, җылылык. Җир җылысын тоеп юандың, Ил сулышын тоеп куандың. М.Хөсәен. – Пешә-пешә эчәргә кирәк, җылысы бөтен тамырларга китсен, – дип кыстый торды. Ә.Еники. Саман йортның үз уңайлыгы бар: ул җәй көне салкынча була, кыш көне җылы тота икән. Ф.Бәйрәмова

2) Һава торышы җылы булган вакыт; җәй айлары; кояш туры карый торган көннәр. Җылылар җитте

3) Тере организмнарда матдәләр алмашу процессында барлыкка килгән энергия; тәннең уртача температурасы. Бераздан аякларым җылы тойды, чәнчеп авырту бетте. Ә.Еники. Төньяк боланының йон бөртекләре һава белән тулган, ә һава тән җылысын яхшы саклый. Хайваннар дөньясы

4) Җылы урын, җылытыла торган өй, бүлмә һ.б.ш.ны белдерә. Хәзер үк җылыга керергә кирәк. Ә.Еники

5) күч. Башкаларга карата булган наз; ярату, якын итү, үз итү хисе; яхшы мөнәсәбәт. Кеше дөрес тәрбия алмаган, дибез, моны ничек аңларга соң? Иң беренче шул: балага ана җылысы, мөлаем карашы, сөюләре-үбүләре җитмәгән. М.Әхмәтҗанов. Кил, ишектән күз алмыйча Көтәрмен мин. Күңел җылым белән кунак Итәрмен мин. М.Хөсәен

6) күч. Дәрт, рух бирә торган күңел көче. Нәҗип килсә дә, мине юатса да, минем белән бик җылы, якын булса да, ихтимал, барыбер коткарып кала алмаган булыр иде. Ә.Еники

Җылы алмау Җылынмау. Җылы башлау Ягылган мунчага, башлап, беренче булып бару; иң эссе, парлы вакытында керү. Әнкәсе күршедәге Сәрби карчыкларга мунча яккан икән, Җиһангәрәйне җылы башларга җибәрдек. Г.Толымбай. Җылы бирү 1) Мунчаның кызган ташына су сибеп, пар чыгару; 2) Көч, дәрт бирү; рухландыру. Җылы керү (йөгерү) Йөрәккә, күңелгә, эчкә сүзләре янында килеп, «өмет кабыну, тынычлану, ышаныч уяну» кебек мәгънәләрне белдерә. – Хәзер кайда эшлисең соң? – дип сорыйм, эчемә җылы керә башлаганын сизеп. М.Юныс. Җылы тотмау Эчтәге җылылыкны саклый алмый торган, җылыны тышка тиз чыгара, тиз суына торган итеп эшләнгән булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә