ҖЫЛЫ I с. 1) Кояшта торып яки ут ягып җылытылган, температурасы югары булган. Башка вакытларда Мәрьямбикә, аркам туңа дип, көне буе өйдә утыра, безгә кергәндә дә тизрәк җылы мичкә барып сөялә. Г.Бәширов. Кичләрен су май кебек җылы, йомшак. Ф.Яруллин. Тазга җылы су агызды, чалбарны батырды. И.Низамов 2) Җылылык энергиясе бирә торган. Дюк Ришелье һәйкәле янындагы эскәмиядә аркасын җылы кояш нурларына терәбрәк утырган җиреннән, ул сәяхәткә китүче корабларны төтеннәре офык эченә кереп эрегәнче карап, озатып кала. М.Юныс 3) Һава торышы нульдән (Со) югары булган. Җәйге төн өй эченә караганда җылырак булса да, Мәрхәбә әби ачык тәрәзә белән йокларга рөхсәт итмәде. К.Кәримов. Иртән торып чыксаң, ялт итеп торган кояш, дымсу җылы, йомшак һава, зәп-зәңгәр күк --- һәм... тирән тынлык. Н.Измайлова. Көзге җылы көннәрдә саклана торган продуктлар өчен салкынча, кояшта җылынмаган һава кирәк. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү 4) Салкыннан, җил-яңгырдан саклый торган, салкынны үткәрми торган. Хайванына җылы такта абзар салды, Хайваннары таза торды – Бик көр булды. М.Җәлил. Ишек ачылганы ишетелде, җылы курткасының изүен ачып җибәргән Әнвәр килеп керде. М.Маликова. ...Әни кешегә, җылы урыннан кузгалып, балаларга әледән-әле күз салырга, өсләренә ябарга туры килә. Ф.Хөсни 5) Ягып җылытылган, салкын көннәрдә дә суынмый торган. – Кем сиңа анда җылы урын әзерләп куйган да, кем ертык-тишегеңне ямар! – дип, үзенчә өзгәләнде Асылбикәсе. – Җылы өеңдә, кадер-хөрмәттә генә ятасы, – дип карады килен дә. Ф.Хөсни. Югыйсә аларның барысының да төп эш урыннары бар бит: кем табиб, кем журналист, кем инженер, кем студент, ә «милләт» дигәндә, җылы өйләрен дә, гаиләләрен дә калдырып торып, ял көннәрендә булса да ерак юлга чыгып китәләр. Ф.Бәйрәмова. Аның яралы күңеле үзенең җылы куышында, тыныч, тәрбияле тормышта гына савыгыр кебек иде. Г.Бәширов 6) Үзеннән җылылык бәреп торган, кайнар. --- янымда җылы беләге белән минем беләгемә терәлеп утырган Зөһрә ханым бу минутта миңа аеруча кадерле, аеруча якын булып тоелды. Ә.Еники. Нәфисә җылы учын рәссамның беләгенә куйды. Р.Зәйдулла 7) Кайнар, әле яңа пешеп чыккан яки кайнатылган. – Тукта, чү, – дип, кунакның чабуына ябышты карт, – әле нинди дә булса җылы ризык бирелергә тиеш... Кунак тагын аякка басты, «җылы ризык»ны көтә алмаганлыгын әйтте... Ф.Хөсни 8) күч. Якын итү, үз итү, ярату, дуслык хисе сизелеп торган. Иптәшләрнең шундый җылы карашы һәм чын күңелдән әйтелгән теләкләре мине бик дулкынландырды. М.Җәлил. Гаиләдә ничек итеп яхшы, җылы атмосфера тудырырга? Тигез гомер итегез! 2. рәв. мәгъ. Үз итеп, чын күңелдән; якын итеп. Әгәр мин аның салкын-тәкәббер булуы, чамасыз мин-минлеге, шуның аркасында мине кешечә җылы, матур итеп ярата белмәве дип әйтсәм, бу гына аз, бу гына җавап була алмый. Ә.Еники. Аны әйтмичә калдырырга ярамый, чөнки бик тә җылы булып хәтергә сеңеп калган. Ф.Хөсни ◊ Җылы авызыңнан чыгып, җылы куеныңа керсен Каргыш сүзләре әйткән кешегә җавап буларак, «миңа әйткән сүзләрең үзеңә әйләнеп кайтсын» дигән мәгънәдә әйтелә. Җылы йөз (чырай) күрсәтү Дусларча якын итү; йомшак, яхшы мөгамәләдә булу; үз итеп карау, читкә какмау. Җылы канат астында Ата-анасы яки кемнең дә булса яклавында булу. Машина аларга берникадәр дәрәҗәдә Алланы алыштыра бугай, машина ишеген шартлатып ябып кую Ходай Тәгаләнең җылы канаты астына кереп утыру белән бердер боларга... Н.Измайлова. Җылы канлы Ихлас күңелле, кешелекле, аралашучан, илтифатлы. Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң; Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң. Г.Тукай. Җылы кочак 1) Җылылык бөркелеп торган, кайнар, дәртле. Ул тылсымлы, җылы кочагында Кемне телгән, кемне назлаган... Сихри көчен татып мәхәббәтнең, Кемнәр генә һуштан язмаган?! М.Хөсәен; 2) Йөрәккә, күңелгә тынычлык, рәхәтлек хисләре бирә торган. Зөһрә ханым исә, галәмне, иркәләп, җылы кочагына алган шушы юаш, хәвефсез тынлык аша, гүя узып киткән сугышның ерактагы дәһшәтле гөрелтесен тыңлый иде. Ә.Еники. Җылы кулдан Бер уңайдан, бер эш артыннан ук икенчесенә күчеп. Җылы сүз Кешегә йомшак, илтифат күрсәтеп эндәшеп әйтелгән ягымлы сүз. Салкын йөзледән җылы сүз көтмә. Мәкаль. Тиз, сиздерми гомер үтә, Бер җылы сүз көтә-көтә. Ф.Кадыйрова. Сез гаеп итмәгез, мин Зәйтүнә Мәҗитовна хөрмәтенә тост күтәрәм! Анда дәваланган, аның җылы сүзеннән үк шифа алган йөзләгән хатын-кызлар исеменнән рәхмәт әйтәм мин аңа! М.Маликова. Җылы тәнеңдә тузсын Яңа киемне котлап, «үзең киеп туздырырга язсын» дигән мәгънәне белдереп әйтелә торган теләк сүзе. Җылы тәнкыйть Үз итеп, кимчелекләрне кабартмыйча, дусларча ясалган тәнкыйть. Җылы урын (җир) Артык көч куймыйча хезмәт итә торган, табышлы һәм уңайлы эш урыны. Җылы җиргә урнаштым, диген, ә, --- матур гына итеп. Р.Зәйдулла. Ләкин андый җылы, хәвеф-хәтәрсез урынга эләгү өчен, күпмедер сарык кирәк, тана кирәк була. Г.Бәширов. Анасы шундагы колхозга завхоз булып урнашкан. Җылы урынны ярата торган адәм иде ул. В.Нуруллин. Җылы хәбәр Шатлыклы хәбәр; яхшы, күңелне тынычландыра торган хәбәр |