ҖЫК и. Атларда була торган авыру

2) күч. Авырлык, газап, иза

Җык кергере! (булгыры, тигере, суккыры!) Тиргәү, каргау сүзе; көйсез, иркә, баш бирмәс, телчән кешегә яки хайванга карата әйтелә. Нә-ә сәнә, үләт тигере, кара, кара, гел йоклады бит баскан җирендә, җык суккыры нәмәстәкәй! Ш.Маннур. Әле үзе һаман да трантастан төшми бит менә, җык тигере. Г.Газиз. Җык булу Тәмам туеп бетү, гарык булу; йөдәүгә төшү, гаҗиз булу. Синең укытучыларыңны әйтәм, җык булганчы эшләгәннәре дә билгеле, ә менә нәрсә ашадылар икән? Г.Гобәй. Тагын шул бандалар, --- тагын кан, туйдырды, тәмам җык булдым. Казан утлары. Җыкка сабышу Йөдәүгә төшү, тәмам азап чигү, гаҗиз булу. Уф, тәмам җыкка сабыштым мин синең бу үзсүзлелегең белән, туктыйсыңмы-юкмы син? Ш.Камал. Без инде монда ике елдан бирле аның белән җыкка сабышкан. Н.Исәнбәт. Җык кебек Әзмәвердәй, зур гәүдәле, таза. Счетовод урындыгында чалбар туздырып утыручы җык кебек өч егетне күрергә туры килде безгә. Совет әдәбияты. Җык күрү к. җык булу. Соңрак ул сеңел белән җык күргәннәре Фәниянең... Еладылар кызганып. Р.Зәйдулла. Җык чыгу Хәлдән таю, тәмам йөдәп бетү. Майланмаган арбага төялгән чи көлтәләрне пычрак басуда сөйри-сөйри, атларның җыгы чыкты. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә