ҖЫЙНАШТЫРУ ф. 1) кбт. форм. к. җыйнау I. Август аена акча алсам, бөтенесен җыйнаштырып салырмын. Ватаным Татарстан 2) Тиз-тиз генә җыеп алу; аннан-моннан гына җыйнау. Хатын, Мирвәлинең саубуллашуын да көтмичә, малаеның газонда таралып яткан әйберләрен җыйнаштырды да, вак-вак атлап, машинасы янына китеп барды. Г.Гыйльманов 3) Ашыкмыйча, ипләп әзерләү; төрле урыннан алып туплау, хәстәрләү (акча, җылы кием, ашамлык һ.б. турында). Ризван абыйсы акрын гына сүзләрне җыйнаштырып сөйли бирде. Ф.Яхин. Фатир алу өчен, акча җыйнаштыру Җыйнаштырып бару Даими, гел җыйнаштыру. Бакчачылыкка кагылышлы мәкаләләрне җыйнаштырып бару Җыйнаштырып йөрү Хәзер җыйнаштыру, шуның белән мәшгуль булу. Өй буйлап таралган уенчыкларны җыйнаштырып йөрү Җыйнаштырып кую Алдан җыйналган, әзерләнгән хәлгә китерү. Кышкы киемнәрне җыйнаштырып кую Җыйнаштырып чыгу Бер-бер артлы, барысын да җыйнаштыру |