ҖЫЙНАУЛАШЫП рәв. Барысы бергә җыелып, бергәләп, дәррәү. Шәледә укыганда, эче яна торган двигательләрне өйрәнеп, кулга «авыл механизаторы» дигән катыргы биреп чыгаргач, әй көлгән иде малайлар, җыйнаулашып. К.Кәримов. Җыйнаулашып җыештырабыз, Бер Дилә туздырганны, Әйткәнне дә һич тыңламый – Көтә ул «кыздырганны». Ф.Тарханова. Ә беркөнне, җыйнаулашып, бакчаны кат-кат урадылар да каядыр очып киттеләр. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә