ҖЫЙНА’У I ф. 1. к. җыю. Чәчү җиңел, җыйнау кыен. Мәкаль. Бәләкәй чакта чәчәкле пыяла ватыклары җыйнап, өй бизәшле уйный идек без. К.Кәримов. Ул берничә гасыр дәвамында шарсыман яшенне күргән кешеләр сөйләгән сүзләрне бергә җыйнаган һәм тикшергән. Могҗизалар энциклопедиясе

2. җыйнап рәв. мәгъ. Берләштереп, җыеп. Карт, бар көчен җыйнап, аягына басты

3. җыйнап әйткәндә кер. сүз функ. Гомумән алганда, тулаем әйткәндә. Алай гына да түгел, тургай канаты астында калган болыннарга, утлы чишмәләрдән бәреп чыккан су ташкынына сөенеп каңгылдашкан казлар авазына, Әлфинәле кичләргә, җыйнап кына әйткәндә, яшьлекнең үзенә сәяхәткә чыгарга өнди, алгысыта һәм ашыктыра иде. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә