ҖЫЙНАЛУ ф. 1) Бер урынга җыелу, җыелышу. Җыйналып, мәҗлес ясыйк, Бер-беремездән качмыйк; Наданлыкка юл ачмыйк, – Бик күп изде, бәдәвам. Г.Тукай. – Бүген кичкә җыйналыгыз да килегез әле, кунып, әзрәк сый-хөрмәт күреп китәрсез, – диде. Ф.Яруллин 2) Туплану. Сакалың үскән, дип, яңагыннан сөйсә, ханымның өч көн буена җыйналган энергиясе аңа күчә. К.Кәримов. Шулай ук аерым архивлардан фото-күчермә рәвешендә җыйналган материаллар да аз түгел. М.Әхмәтҗанов 3) диал. Нәрсәдер эшләргә җыену. Чөнки, чыкса-чыкмаса, мин Ык буенда яшәүче кешеләр турында сөйләргә җыйналдым. Ф.Хөсни. Нәкъ менә кызу мичкә илтеп тыгарга җыйналабыз да без сезне, иптәш Ахунҗанов. Ф.Хөсни 4) диал. Җыештырылу, җиһазлану. Шәһәрчә җыйналган бүлмә. Т.Гыйззәт |