ҖЫЙНАКСЫЗЛЫК и. 1) Җыйнак (2 мәгъ.) булмау, таркаулык; тәртипсезлек. [Рокыяның] Хәтта кимчелекләре – чытлыклана белүе, иренчәклеге һәм җыйнаксызлыгы да – ничектер килешеп тора. И.Нуруллин. Мөлкәт хуҗаларының үз байлыкларына карата ваемсызлыгы, җыйнаксызлыгы

2) Чисталык, пөхтәлек булмау, шапшаклык (эшләү, киенү һ.б.ш. турында). Чоланда без кеше кулы тимәгәндәй тәртипсезлек һәм җыйнаксызлык күрдек. Л-Х.Таналин. Ашларының тәмсезлегенә, салатларының искелегенә, эчке якта буталып йөрүче пешерүчеләренең дә, аш бүлүчеләрнең дә, кассирның да яланбашлыгы, җыйнаксызлыгы өстәлгәч, тәмам күңел болгаткыч, укшытырлык күренешне күзаллыйсыздыр. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә