ҖЫЙНАКЛА’У ф. Җыйнак, пөхтә хәлгә китерү. Сестра утырган урынында калган чәчәкләрне барып алды һәм, тигезләп, җыйнаклап, күкрәгенә кысып тотты. А.Шамов

Җыйнаклап бетерү Ахыргача, тулысынча җыйнаклау

Җыйнаклап кую Җыйнак хәлгә китереп калдыру

Җыйнаклап тору Һәрвакыт, гел җыйнаклау

Җыйнаклап чыгу Барысын да, бөтенесен дә җыйнакланган хәлгә китерү; башыннан ахырына кадәр җыйнаклау

Җыйнаклый башлау Җыйнакларга тотыну

Җыйнаклый төшү Беркадәр, бераз җыйнаграк итү. Ул өс-башын җыйнаклый төшкән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә