ҖЫЙНАКЛАНУ ф. 1) кайт. юн. к. җыйнаклау 2) Пөхтәләнү, тәртипләнү, һәрнәрсә үз урынында булу 3) Җыйнак хәлгә килү, бераз кечерәеп, ябыгып китү Җыйнаклана бару Торган саен ныграк җыйнаклану Җыйнаклана төшү Бераз, беркадәр җыйнаклану, җыйнак хәлгә килү. Егетнең килеш-килбәте дә бераз җыйнаклана төшкән. Г.Бәширов Җыйнакланып калу Берәр вакыйгадан соң җыйнакланган хәлгә килү Җыйнакланып китү Беркадәр, бераз җыйнакланып күренү. Җыештыргач, өй җыйнакланып китте |