ҖЫЙНАКЛАНДЫРУ ф. 1) Җыйнак хәлгә китерү, кыскарту. Дәреслекне бераз үзгәртеп, җыйнакландырып нәшер итү 2) Җыйнак, төз күрсәтү. Яңа кием егетнең гәүдәсен берникадәр җыйнакландырды 3) Оешканрак, игътибарлырак итү. Шулай план төзү үзеңне җыйнакландыра, ялкауланырга ирек бирми, максатка ирешергә булыша. Сәхнә 4) Чистарту, пөхтә итү; төзекләндерү, уңайлыклар булдыру. Язын шәһәрне җыйнакландыру Җыйнакландыра бару Бер-бер артлы, торган саен күбрәк җыйнакландыру Җыйнакландыра төшү Беркадәр җыйнак хәлгә китерү Җыйнакландырып бетерү Тәмам, тулысынча җыйнакландыру. Паркны җыйнакландырып бетердек, ниһаять Җыйнакландырып җибәрү 1) Җыйнак итеп күрсәтү. Яңа костюм егетнең гәүдәсен җыйнакландырып җибәрде 2) Бераз җыйнакландыру Җыйнакландырып йөрү Хәзерге вакытта җыйнакландыру эше белән мәшгуль булу; җыйнакландыру эшен башкару. Йорт тирәсен җыйнакландырып йөрү Җыйнакландырып кую Җыйнак хәлгә китерү Җыйнакландырып тору Әледән-әле, еш җыйнакландыру. Мәктәп ишегалдын җыйнакландырып тору |