ҖЫЙНАК с. 1) Зур булмаган, уртача зурлыктагы, пропорциональ үлчәмле. Юл бирдем, янымнан гына җыйнак, сылу гәүдәле ханым үтте, нәфис бер хуш ис сизелер-сизелмәс кенә борыныма бәрелеп үткәндәй булды... Ә.Еники. Ул урта буйлы, киң генә җилкәле, сыны нәкъ хәрбиләрнекечә төз, җыйнак, йөзе шома, кара тутлы, башкортныкына тартым киңчә-түгәрәк, ләкин борыны бик туры... Ә.Еники. Алар арасында юка гына булып кара мыек чыгып килә торган, җыйнак кына гәүдәле безнең абый да бар. Г.Бәширов

2) Һәрнәрсәсе урынында, пөхтә, матур һәм зәвыклы булган. Менә, ичмасам, гомергә үзгәрмәс өй, гел шулай җыйнак, җанга рәхәт монда. И.Низамов. Берәү җыйнак, матур итеп салынган йорты каршына, искиткеч шөкәтсез итеп, гараж салып куйган. М.Юныс. Әнвәр күзен ачканда, өстәлдән кәгазь алынган, җыйнак кына табынның өсте ачылган иде. М.Маликова

3) Пөхтә, төгәл, таман. Җыйнак костюм-чалбарлы, галстук таккан «милый» малайлар шактый күренә. Р.Зәйдулла. Ул өстенә җыйнак пальто кигән

4) Күләме, саны ягыннан зур булмаган; уртача күләмле. Арада авыл йортларын хәтерләткән бәләкәй, җыйнак өйләр бар. М.Юныс. Бүлмә кечкенә, җыйнак: икенче катка менә торган баскыч астына урнашкан, мондагы барлык җиһаз – карават та өстәл, бер урындык. Р.Зәйдулла

5) Эшне төгәл, пөхтә башкара торган, җиренә җиткереп эшләүчән. Ул бик эшчән, бик җыйнак, мине бик ярата. Г.Ибраһимов

6) Эчтәлеге, сюжеты катлаулы булмаган, уртача күләмле. Ул сюжет-композицияне җыйнаграк һәм эзлеклерәк төзи... З.Рәмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә