ҖЫЙДЫРМАС и. бот. диал. Кыначалар семьялыгыннан, сусыл сабаклы, гадәттә үтә күренмәле, тоташ эллипссыман яфраклы, тартмачыкны хәтерләткән җимешле бер яки күпьеллык үлән үсемлек; өлгергән җимеше, аңа кагылу белән, капкачлары спираль формасында ачылып, орлыкларын чәчеп җибәрү үзлегенә ия; бохар кынасы, кына гөле; русчасы: недотрога обыкновенная. Җыйдырмас, гадәттә, күләгәле урыннарда үсә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә