ҖЫЙГЫЧ и. тех. 1) Үзеннән алда килгән сүз белдерә торган нәрсәне җыю өчен тәгаенләнгән, гадәттә, трактор яки комбайнга беркетелә яисә тагыла торган техник җайланманы, механизмны аңлата; кушма сүзләрдә икенче компонент булып килергә мөмкин (мәс., бәрәңге җыйгыч, мамык җыйгыч, печән җыйгыч, су җыйгыч). Зур болыннардагы печәнне атлы җыйгыч белән җыялар. Ф.Төхбәтуллин. Узган елда рулоннарга печән җыйгыч, быел МТЗ-82 тракторы һәм югары җитештерүчәнле тагылмалы чапкыч сатып алганнар. Кызыл таң

2) Нәрсәне дә булса җыеп туплау, саклау өчен билгеләнгән җайланма; русчасы: накопитель. Кыш көне кырда кар тотарга, ә язда басу тирәләренә күп итеп су җыйгыч буалар эшләп куяргадыр, бәлки. Татарстан яшьләре. Энергия җыйгыч

3) полигр. Текст юлларын кулдан җыю өчен, өч яны калкулы металл пластинадан гыйбарәт җайланма; русчасы: верстатка



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә