ҖЫЕШТЫРЫНУ ф. 1) Өйне, бүлмәне җыештыру; тәртипкә китерү. Чисталыкка, пөхтәлеккә исем китте. Әллә, кайткач, Надя шулай җыештырынды микән? Р.Төхфәтуллин

2) Аз-маз җыештыру, анысын-монысын алгалап кую

Җыештырына башлау Җыештырынырга тотыну

Җыештырына төшү Беркадәр, бераз җыештырыну

Җыештырынып алу Кыска бер вакыт арасында җыештырыну

Җыештырынып йөрү Җыештыру эше белән мәшгуль булу

Җыештырынып кую Алдан ук җыештырыну

Җыештырынып тору Әле, хәзерге вакытта җыештырыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә