ҖЫЕШТЫРУЧЫ и. Җыештыру эшен башкаручы; идән юучы. Әтисе үлгәч, ул бер мәктәпкә җыештыручы булып эшкә кергән. Х.Сарьян. Ишектән, озынча ак шәүлә булып, җыештыручы килеп керде дә, таяк башына уралган чүпрәк белән идәнне сөртә башлады. М.Маликова