ҖЫЕШТЫРУ ф. 1) Таралып, чәчелеп яткан әйберләрне, җыеп, үз урынына кую, җыю. Ахырда, әнием, торып, миңа акрын гына: «Бар, ят инде булмаса», – диде дә үзе өстәл өстен җыештырырга кереште. Ә.Еники 2) Тәртипкә китерү, юып, чистартып чыгару, матурлау. Эшендә ару гына хезмәт хакы алган кеше, әлбәттә, ярты көн эшләп, калган ярты көнен өй җыештырып, ашарга әзерләп, бала карап үткәрергә теләми... Н.Измайлова. Өй бик матур итеп җыештырылган. Бөтен нәрсә өр-яңа, ялт итеп тора. Ф.Яруллин. Ләкин иң гаҗәбе шунда: бу йортларның күпчелегендә балалар өчен махсус бүлмә күрмәссең, ә менә пөхтә, матур итеп җыештырылган кунак бүлмәсе була. Өегез ямьле булсын 3) Мәетне күмәргә әзерләү (юу, киендерү, кәфенләү). Аннары мәетне юу бар, җыештыру бар, озату бар, ә алар үзләре бу эшләрнең тәртипләрен һич тә белмиләр. Ә.Еники. Рәүфәнең гәүдәсен авыл хатыннары күз яшьләре белән югандай итеп җыештырдылар, яңа күлмәк кидерделәр, табутын мәктәпкә куйдылар. Г.Минский 4) Бер урынга җыйнау, бөрештереп яки бөкләп җыю. Менә арбага, кара җиләненең чабуларын җыештырып, күкрәгенә көмеш тәре аскан зур сакаллы поп менеп утырды. Г.Бәширов 5) Төрле урыннан аз-азлап җыеп, үзеңдә булдыру, туплау. Өй салырга дип, акча җыештыру 6) күч. сөйл. Урлау, үзләштерү. Ахрысы, тегендә, чынлап та, уңга-сулга карамыйча, «койрыклар»ны җыештыралар иде булса кирәк. Ф.Хөсни 7) күч. Үтерү, юк итү, һәлак итү. [Кулакларның] Арслановка бик ачулары килә. Аны җыештырмасыннар, карагыз. Г.Толымбай Җыештыра бару Эзлекле рәвештә, һәрберсен, булган берсен, бер-бер артлы җыештыру Җыештыра башлау Җыештырырга тотыну Җыештыра төшү Бераз җыештыру Җыештырып алу Тиз арада җыештыру, җыештырылган хәлгә китерү. Нагиев, олы кунакларны озата чыгышлый, --- этажга хезмәт күрсәтүче хадимә ханымга җыештырып алырга боерык бирә киткән иде. Ф.Хөсни. Кызлар ни арададыр табынны җыештырып алганнар да хәзер әнә кич утырырга әзерләнәләр. Г.Бәширов Җыештырып ату Тиз-тиз, аннан-моннан җыештыру Җыештырып бетерү Бөтенләй, тулысынча җыештыру; барысын да җыештыру. Җыештырып бетергәч, бары унитаз белән туалетны чистарту өчен генә кулланыла торган щётка һәм чүпрәкне, сабынлап юып, кадакка элеп куярга кирәк. Өегез ямьле булсын Җыештырып калу Нинди дә булса бер вакыйгага кадәр җыештыру эшен тәмамлау, җыештырырга өлгерү Җыештырып кую Җыештырылган хәлгә китерү, алдан җыеп алып, тәртипкә салу. Әти эш коралларын кайраганда, кайрак әйләндереп торам, йә, ул туктаган арада, верстагын җыештырып куям. Г.Бәширов Җыештырып тору 1) Һәрвакыт, даими рәвештә җыештыру 2) Әле, хәзер җыештыру белән шөгыльләнү Җыештырып йөрү Әле, хәзерге вакытта җыештыру эше белән шөгыльләнү; җыештыру эшендә булу. Клубта бер кеше калмады, официантлар гына өстәлләрне җыештырып йөри... Р.Зәйдулла Җыештырып чыгу Башыннан ахырына кадәр җыештыру; барысын да берәм-берәм җыештыру. Бөтен өйне ялт итеп җыештырып чыкты, кара көз булса да, әллә кайдан бер кочак чәчәген күтәреп алып кайтты. Ф.Бәйрәмова. Башта бу якны җыештырып чыгарды, аннан балалар йоклаган бүлмәгә керде. И.Низамов |