ҖЫЕРЫЛУ ф. 1) Җыерчыклар хасил булу, җыерчыклану, сырлар ясалу. Чәчәкләрне күрмәгән әтинең кашлары җыерылды. Г.Бәширов. Үзсүзле Алсуның кашлары җыерылган, саргылт чәчләре маңгаена төшкән, почык борыны түшәмгә караган. Т.Әйди. --- ботакта килеш көзге кырауларга калган алма төсле җыерылган бите язылып, күз төпләренә кадәр сүрән кызыллык йөгерде. М.Әхмәтҗанов 2) Гәүдәне җыю; җыеру, йомарланып килү. Оятыннан кая керер урын тапмый җыерылу 3) Куырылу, кечерәеп бөрешү (картлыктан, ябыгудан) 4) Бөгәрләнү, бер якка җыелу. Хатынның ачык таза беләкләре, җыерылган итәге астыннан ялтырап күренгән шома ботлары күз карашын өстери дә китерә, өстери дә китерә. Р.Зәйдулла Җыерыла бару Тагы да ныграк җыерылу Җыерыла төшү Бераз җыерылу Җыерылып бетү Тәмам, бик нык җыерылу Җыерылып килү Кинәт җыерылган торыш алу. Ул, үзенең шаяртуыннан кыенсынып, кинәт тынып калды, иңбашлары җыерылып килде... Р.Зәйдулла Җыерылып тору Җыерылган хәлдә булу |