ҖЫЕРЧЫКЛЫ с. 1) Җыерчыклары булган, җыерчыклар белән капланган. Бераздан син түшәккә дә егылдың; Җыерчыклы йөзенә карчыгыңның Карарсың тилмереп, мәэюс булып син; Еларсың мөлдерәп, мәхзүп булып син. Г.Тукай. Әбинең җыерчыклы ябык куллары һәм кипкән иреннәре калтырый иде. Ә.Еники

2) Сырлы, җыерылып-җыерылып торган. Юан эчәкнең стенасы җыерчыклы, шуңа күрә аның сыйдырышы берничә мәртәбә зурая ала. Урман аптекасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә