ҖЫЕРЧЫКЛАНУ ф. Җыерчыклар хасил булу. А витаминының җитешмәве күзнең үткенлеге югалуга, холестерин алмашуның һәм бавыр функцияләренең бозылуына, тиренең кибүенә, җыерчыклануына китерә. Урман аптекасы. Мондый вакытларда аның тәне бик нык җыерчыклана, киңәеп-зураеп китә, һәм елан кабырчыгыннан алда барган шикелле күренә. Хайваннар дөньясы Җыерчыклана бару Торган саен ныграк җыерчыклану Җыерчыклана башлау Җыерчыкланырга тотыну Җыерчыклана төшү Беркадәр, бераз җыерчыклану Җыерчыкланып бетү Бөтенләй җыерчыклану, күп булып җыерчыклар басу Җыерчыкланып китү Кинәт, кыска гына вакыт эчендә җыерчыклану Җыерчыкланып чыгу Кинәт җыерчыклар хасил булу. Ире өчен борчуы кимегәч, ул үз тәненең сызлауларын сизә башлады, ахрысы, маңгае җыерчыкланып чыкты. М.Маликова |