ҖЫЕРЧЫКЛАНДЫРУ ф. Җыерчыклар барлыкка китерү. Көнчыгыштан искән йомшак кына җил диңгезнең өс катын азрак җыерчыкландырып бизи, матурландыра һәм диңгезнең чит буйларында вак-вак дулкыннар ясап, кырый ташлары белән ачусыз гына бәрештерә тора иде. Ш.Камал. [Үгез] Мүкләккә ялкау гына бер борылып карады да, борынын җыерчыкландырып, «мыш фу-у» дип авыр сулагач, --- күшәнеп торуын дәвам итте. Җ.Юныс

Җыерчыкландыра төшү Беркадәр, бераз җыерчыкландыру

Җыерчыкландырып бетерү Бөтенләй, тулысынча җыерчыкландыру

Җыерчыкландырып тору Һаман, һәрвакыт җыерчыкландыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә