ҖЫЕРЧЫК и. 1) Олыгайган саен, кешенең тәнендә, йөзендә барлыкка килгән сырлар. Күңеле нечкәреп киткән мизгелләрен хатынына күрсәтергә яратмый иде Идрис, Гөлчәчәк тугач кына бераз үзгәрде, йомшарды, вакытсыз җыерчыклар төшкән яңагына елмаю кунды. Ф.Бәйрәмова. Аның йөзе дә ачык, ишеге дә көне-төне биксез. Килгән бер кешегә елмаерга тырышып, күз төпләренә җыерчык чыккан. К.Кәримов. Батырып караучан коңгырт күзләр, хәрәкәтчән куе кара кашлар, яңак буйлап ияккә таба сузылган эре-эре җыерчыклар... А.Расих 2) к. җыерча 3) Тирбәлү нәтиҗәсендә су өслегендә барлыкка килгән шадралар |