ҖЫЕРУ ф. 1) Нәрсәне дә булса сырландырып җыю, җыерчыклар ясау; пәрдә, чаршау кебек әйберне бер якка тартып кую 2) Йөз, каш, чырай, борынны бөрештерү, иңбашны кысу хәрәкәте ясау. Зөһрә ханым, нечкә кашларын җыерып, иреннәрен кысып, беравык тынып торды. Ә.Еники. Ул, көтелмәгән сораудан гаҗәпләнгән сыман, миңа карап алды да иңбашын җыерыбрак: – Нишләргә уйлыйм? – диде. Ә.Еники. Фатыйма, кашларын җыерып, бер ноктага караган хәлдә уйга чумды. А.Расих Җыера бару Торган саен ныграк җыеру Җыера башлау Җыерырга тотыну Җыера төшү Тагын да бераз җыеру. Сөембикә кашларын җыера төште, тураебрак басты, атасының күзләренә карады. М.Хәбибуллин Җыерып алу Кыска вакыт эчендә, кинәт җыеру. Ул, Цызганов ягына карап, иңбашын җыерып алды. Г.Бәширов Җыерып бетерү Ахыр чиккә җиткереп җыеру Җыерып җибәрү Кинәт җыеру; җыерылган хәлгә китерү Җыерып кую Кинәт, бер тапкыр җыеру. Зөһрә ханым, сәерләнеп, иңбашларын җыерып куйды... Ә.Еники. Менә килеп керде. Елмайды. Маңгаен җыерып куйды. Р.Зәйдулла Җыерып тору Әле, хәзерге вакытта җыеру; бераз вакыт җыерган хәлдә тоту |