ҖЫЕНУ ф. 1) Билгеле бер максат белән кая да булса барырга әзерләнү, әзерлек чаралары күрү. Без кунакка җыенабыз бүген. Т.Әйди. Ә хәзер, бар, туганнарың көтә әнә, далага чыгарга җыеналар бугай, бар... М.Хәбибуллин 2) Нәрсә дә булса эшләргә ниятләү, уйлау, планлаштыру. Әхәт сикереп торды да, сөзәргә җыенган үгез сыман муенын сузып, Сәлимгә таба килә башлады. Г.Бәширов. Бер кешеләрне беләм, инде ничә ел «әнтик» йортларын сатарга җыеналар, тик сата алмыйлар, чөнки кыйбатка алганнар. Н.Измайлова 3) Үзеннән алдагы фигыль белдергән эш өлгереп килү, нинди дә булса хәл, вакыйга алдында тору. Зөһрә ханымның күрәләтә торып хата адым ясарга җыенуы, әлбәттә, мине гаҗәпләндерде. Ә.Еники. «Кайсы университетта?» – дип сорарга җыенган иде дә Нагаев, тыелып калды. Р.Зәйдулла. Көн болытлады, яңгырга җыена Җыена башлау Җыенырга тотыну. Һич икеләнмичә юлга җыена башлый торган хыялый күңелле хатынының бүген шулай дип торуы Зөлфәтне тагын гаҗәпләндерде. Ф.Яруллин. Кояшлы июнь уртасында, ниһаять, түземсезләнеп көткән сәфәргә җыена башладылар. Т.Әйди Җыена тору Нәрсә булса да эшләргә яки кая да булса китәргә алдан әзерлек күрү, башкалардан алданрак җыену. Безгә җыена торырга куштылар Җыена төшү Беркадәр, бераз җыену Җыенып бетү Тулысынча җыену; тәмам җыенган хәлгә килү. Әнисе әйләнеп кергәндә, ул инде җыенып беткән иде. Р.Зәйдулла. Турысын гына әйткәндә, әни мине узган ел ук өйләндерергә җыенып беткән иде. Г.Бәширов Җыенып җитү Тулысынча җыенып, әзер хәлгә килү. Без җыенып җиткәч кенә яңгыр яварга тотынды Җыенып йөрү Әле, хәзерге вакытта нинди дә булса әзерлек эшләре белән шөгыльләнү. Сыерлар көтүдән кайткан, ә кызлар сыер саварга җыенып йөриләр иде. А.Расих Җыенып кую Алдан җыенып, әзер хәлдә тору Җыенып тору Әзер тору, әзер хәлдә булу. [Әни] Төпченмәкче булган иде дә, кайткач күрерсең, җыеныбрак торыгыз, дигәч, үзе шуннан аңлады бугай инде. Ф.Хөсни Җыенып яту Җыену эше белән шөгыльләнү; җыену эшендә булу |