ҖЫЕНТЫК и. 1) Әдәби әсәрләрне, аерым текстларны бергә җыеп бастырган китап. Бу җыентыкка бөек шагыйрьнең сайланма тезмә әсәрләре – лирикасы, поэмалары, балалар өчен шигырьләре һәм әкиятләре урнаштырылды. Р.Даутов. Татар укучысын төрек әдәбияты җәүһәрләре белән таныштыру максатыннан чыгып төзелгән бу җыентыкта танылган язучыларның хикәяләре, романнан өзекләр туплап бирелде. А.Рәхимова. Мин моны аның берничә җыентыгына, мәсәлән, «Еллар эзе», «Низаглы йорт» исемле китапларына бәяләмә язучы буларак әйтәм. М.Әхмәтҗанов

2) Музыкаль язмалардан, музыкаль әсәрләрдән торган тупланма; билгеле бер авторның пластинка, кассета, дискка яздырылган иҗат җыелмасы яки аерым бер темага багышланган язмалар тупланмасы. М.Хөсәеннең халык арасында киң яңгыраш тапкан һәм заман сынавын үткән сайланма җырлары «Толымнарың» исемле музыкаль җыентыкка тупланган. М.Гайнуллин

3) Бергә тупланып, аерым китап булып басылган фәнни китаплар җыелмасы. Теоретик мәгълүматлар һәм күнегүләр җыентыгы. Ф.Сафиуллина

4) диал. Нәрсә дә булса җыелып торган урын. Парадный баскычыннан сикереп үк киткән идем – ике аяклап --- нәкъ су җыентыгының күзенә төшкәнмен. Ш.Камал

5) Төрле урыннан җыйналган төркем. Моннан алты ай элек [Жилинскийны] ниндидер җыентык сапёр командасына начальник ярдәмчесе итеп куйганнар. А.Таһиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә