ҖЫ’ЕН а. 1) Предметларның җыелмасына бербөтен итеп күрсәтә торган билгеләү алмашлыгы; бар, барча. Җыен кяфер арасында ялгызы боегып килгән бабайга бер мөселман очрату бик зур ганимәт булды бугай. Г.Ибраһимов. Докторлар җыен шифалы үләннәрне барысын бергә җыеп кайнаталар да теге кешене шуның суына чумдыралар. Г.Бәширов

2) Предметларга, затларга яки аларның төркемнәренә аерып, аерым-аерым күрсәтә торган билгеләү алмашлыгы; һәрбер, һәртөрле. – Районда сәләтеңне ачарлык эш юк, Равилә, җыен ыбыр-чыбырга очсызлы кием тегеп вакыт үткәрмә, – диде Илгизәр. Ф.Яруллин

3) Кимсетү, ышанмау төсмере белән санап киткәндә кулланыла торган билгеләү алмашлыгы; барысы да, һәммәсе дә. Җыен ялганчы, җыен җебегән! Сезгә ышанган мин дурак! Г.Бәширов. Җыен алкашны, җыен эшлексезне туйдырып ятар өчен эшләмим мин. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә