ҖЫЕ’Н и. 1) Нинди дә булса мәсьәләне хәл итү өчен җыйналган җәмәгать җыелышы. Уенда узган – җыенда узар. Мәкаль. Мәмләкәткә нинди генә хан килмәсен, аның уң кулында һәрчак Булат бәк Ширин утырды – мәҗлесендә дә, табын җыенында да. М.Хәбибуллин. Анысы, җәмәгать җыены җыеп, түләмәүчеләрнең исемнәрен укырга тотынды. Г.Бәширов

2) этн. Авылларда сабан эшләре тәмамлангач, ел саен үткәрелә торган бәйрәм. Җыенда ят кеше булмас. Мәкаль. Ә кечерәкләре исә, җыен иртәсендә иң алдан торып, йомырка, чикләвек, кәнфит-прәннекләрне күбрәк җыйнау хыялы белән яна. Г.Галиева

3) Яшьләрнең җәен авылларда, табигать кочагында бергә җыелып үткәрә торган күңел ачу кичәсе. Син безнең җыенны әүвәлге замандагы авыл кызларының аулак өйләре дип белдеңмени? Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә