ҖЫЕМ и. 1) иск. Мәҗбүри салым. Әмир Хаҗи, гомумән, тимерчеләр, һөнәрчеләр белән кызыксынмады, казнабашы җыем һәм салымнарны төгәл үти, кул астындагы җиде-сигез кеше белән барысына да өлгерә. М.Хәбибуллин 2) Нинди дә булса максат белән тотып калына торган акча, әйбер 3) Җыеп алынган уңышның яки башка төрле берәр нәрсәнең тулы күләме. Бал кортлары, җыемны һәм кышка азык запасын тәэмин итү өчен, йөзләгән үсемлеккә очып кунарга тиеш булалар. И.Рәхимов. Арышның тулай җыемы. Савылган сөтнең җыемы ике йөз литр булыр |