ҖЫЕЛЫШУ ф. 1. Бер урынга күпләп җыелу; бергә туплану. Тимур, уен картасын чыгарып, берәмләп таратты, башкалар да өстәл янына җыелыштылар. Ф.Яхин

2. җыелышып рәв. мәгъ. Бергәләп, җыйнаулап, күмәкләшеп. Хәзер бөтенебез дә, җыелышып, ашханәгә төшәбез. К.Кәримов. Врач чыгып киткәч, палатадагы дүрт хатын бергә җыелышып, больница хәлләрен, дөресрәге, гайбәт сөйләшә башладылар. М.Маликова

Җыелыша бару Акрынлап җыелышу

Җыелыша башлау Җыелышырга тотыну

Җыелыша төшү Тагы да бераз җыелышу

Җыелышып алу Кыска вакытка, тиз арага җыелышу

Җыелышып бетү Барысы да җыелышу

Җыелышып калу Җыелышкан хәлгә килү

Җыелышып килү Аз-азлап, акрынлап җыелышу

Җыелышып тору 1) Вакыт-вакыт җыелышу, һәрвакыт, даими җыелышу

2) Әле, хәзер, күз алдында җыелган булу. Шул арада читтәге капка төпләрендә җыелышып торган корткалар, хатын-кызлар да акрынлап килә башладылар. Ә.Еники. Шулар тирәсендә зур төркем булып, бергәрәк җыелышып торган татар хатын-кызлары да, төрле сүзләр әйтеп, аларга куәт биреп торалар. Г.Бәширов

Җыелышып утыру 1) Күмәкләп, бергәләп ял итү, кәеф-сафа кору. Әнә, кичләрен, коридорда җыелышып утырганда, хатыннар ниләр генә сөйләми. М.Маликова

2) Нинди дә булса мәсьәләне хәл итү өчен бергә җыелу

Җыелышып яту Еш һәм озаклап бергә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә