ҖЫЕЛЫШ и. 1) Нинди дә булса оешмада, коллективта эшләүчеләрнең килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен уздырыла торган утырыш яки киңәшмә. – Кисәткәнегез, шелтә биргәнегез яисә җыелышка куйганыгыз булдымы соң? – дип сорыйм. М.Юныс. Ялгышмасам, сез мине җыелыш саен тәнкыйтьләп чыга идегез шикелле. Ф.Яруллин. Кияү кеше ашыга иде, аңа ниндидер бер кичке җыелышка кайтып җитәргә кирәк икән. Ә.Еники 2) сир. Бергә җыелу, туплану. Вәхши кешеләрне бер җиргә җыелып, куәт беректереп торырга мәҗбүр итүче – [ихтыяҗ] һәм чарасызлык икән. Аларның бу җыелышлары дошманнардан котылырга да уңайлы, азык табарга да бик җайлы. Г.Тукай |