ҖЫЕЛУ ф. 1) Кеше, хайван, кош-корт, бөҗәкләр һ.б.ш. бер урынга килү; бер тирәгә туплану. Шәһәргә данлыклы сынчылар, рәссамнар, төрле осталар, галимнәр җыелганнар. М.Юныс. Яңа дача өендә беренче мәртәбә түгәрәк табын янына җыелдылар. Т.Әйди. Ул мең татар Чиләбе Сабантуенда күңел ачып калды, без, мөселман-татарлар, шушы авыл өенә җыелып булса да, динебезнең, милләтебезнең хәлләре турында сөйләшеп алырга булдык. Ф.Бәйрәмова 2) Су, май, нефть кебек сыек матдәләрнең, агып, бер урынга тулуы, туплануы. Менә шушы олы дәрьяда Чишмәле инешнең дә суы бар ич, Идел нәкъ менә шундыйлардан җыела да ич инде. И.Низамов. Башта су бозлык иңкүлегенә җыелган, аннары, бозлыкны ерып, Нарсай елгасы тарлавыгына чыккан. Могҗизалар энциклопедиясе 3) Әкренләп, тора-бара туплану (тәҗрибә, белем, фикер, эш, мал һ.б.). Мал бөртекләп җыела. Мәкаль. Ял көненә мең эш җыелган була. М.Маликова 4) Аз-азлап билгеле бер күләм туплану. Тәхет ягына кереп, гәүһәр ташлардан җыелган дисбесен кулына алгач кына, Йосыф бәк, --- Исмәгыйль энем белән киңәшергә кирәк булыр дигән фикергә килде. М.Хәбибуллин. Мондагы уртача хезмәт хакының алтмыш проценты ике ел буе, җыелып, сине көтеп тора. К.Кәримов. Димәк, көзен суднолардан җыелган акча контрольдән чыга. И.Низамов 5) Җәелә, сузыла торган нәрсәнең, җыйнакланып, кечерәеп калуы. Эшче кортларның аркага җыелган канатлары, алар тыныч хәлдә чакта, корсакларын тулысынча диярлек каплый. Умартачыга ярдәмлек 6) Җыеп алган булу. Җыелган чәчәкләрне мөмкин кадәр тизрәк киптерергә кирәк. Урман аптекасы. Җиләкләрен яңа җыелган килеш ашыйлар, алардан варенье кайнаталар... Урман аптекасы 7) Бергә кушып исәпләү. Кызык, синең белән күрешкән минутларны бергә кушып санасаң, ярты көнгә җыелыр микән? К.Кәримов. Буровойдагы эш стажы биш елга җыела! К.Кәримов 8) Тәртип белән урнаштырылган булу. Пөхтә итеп җыелган кроватьларда, авылда кич утырганнардагыча, ыспай киенгән урманчы кызлар бәйләү бәйләп, чигү чигеп утыралар. Г.Гобәй. Җыелган урын өстендәге мендәрләрне сытып кырын яткан Суфияттәй, эч пошуын тавышына сеңдереп, бәя биреп торды. К.Кәримов 9) Таралып, чәчелеп, тузып торган нәрсәләрне бергә туплап, пөхтәләп кую. Сары җирән толымнары баш түбәсенә боҗра булып җыелган. Р.Зәйдулла 10) Полиграфия хәрефләреннән текст төзү. Гәрәй эре хәрефләр белән җыелган юлларны ерактан ук аермачык күрде. К.Нәҗми 11) сөйл. Ябыгу, җыйнаклану 12) Берсе өстенә берсе өстәлү, күбәю. Һәрьяклап җыелган ачуы, югалтулары, түләмәле тирене түләмәсез тиредән аера алмавы өчен, тәмам эчне киптерү дәрәҗәсенә җиткән үте хатын кыйнау белән генә басылмагач, көннәрдән бер көнне Хәмзә --- Кабанның теге ягына – Суконный бистәсенә юл тотты. Ф.Хөсни. Шул авырлык аны җиргә таба тарта, һәм ул, бөтен җыелган хис-тойгыларын туфракка тапшырыр өчен, фани дөньядан китеп бара. Р.Зәйдулла 13) Берләшү. Кардәш җыелса – кавем булыр, Сыер җыелса – савым булыр. Мәкаль. Инде нәүбәт без бичараларга җитә, – Җыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк имди. Г.Тукай. Йөз кеше җыелсак, кеше башыннан алтышар сум гына чыгачак. Ф.Хөсни Җыела бару к. җыелып бару Җыела башлау Җыелырга тотыну Җыела килү Электән үк, акрынлап, аз-азлап җыелу, өсте-өстенә артып ишәю. Ул ачу акрын-акрын эчкә җыела килде. Р.Зәйдулла Җыела тору 1) Әлегә, хәзергә җыелу; торган саен күбрәк җыелу 2) Һәрвакыт, гел җыелу. Җәйге ял вакытында иллешәр миллион су коенучы җыела торган Франция пляжлары дегет эшләпәсе белән каплана. М.Юныс Җыела төшү Тагы да бераз җыелу. Җыелышны башламый, кешеләр җыела төшкәнне көтәләр Җыелып бару Аз-азлап, акрынлап җыелу, ишәйгәннән-ишәю. Аларга чи йомырка бирәләр, ул йомыркалар бер савытка җыелып бара. Р.Уразманова. Әгәр андый матдәләр капчык эченә җыелып барсалар, җимешләр бик тиз көрән төскә керерләр иде. Яшелчә һәм җиләк-җимешне саклау, эшкәртү Җыелып бетү 1) Барысы да җыелу. Кунаклар, эш кешесе буларак, төгәл үз вакытында җыелып беттеләр. Ф.Хөсни. Барысы да җыелып беткәч, сандыкны идән уртасына куеп ачтылар. Ә.Еники 2) Бөтенләй, тулысынча җыелу; тәмам җыелу. Шул исе китмәгәнлекне күрсәтү өчен, җыеласы акча җыелып беткәннән соң да, ул, кабаланып, акчага ташланмады... Ф.Хөсни. Аннары, табын җыелып беткәч, олылар йокларга яттылар. Ф.Хөсни Җыелып җитү Барысы да җыелу; кирәк булганча җыелу. Малайлар җыелып җиткәч, шәкертләрнең олысын-кечесен ястү намазына йөртә башладылар. Г.Бәширов Җыелып калу Ниндидер вакыттан, вакыйгадан соң берәр төрле сәбәп белән җыелу; җыелырга өлгерү. Кәрван озатучыларның барысы да, килеп, ишанның догасын алып, кулын үбеп китәләр. --- ниндидер махсус теккән чапан астындагы тирән кесәсенә алтын тәңкәләр шактый ук җыелып кала. Ә.Еники. Юкә ботакларында, түбә кыегында җыелып калган тамчылар биткә бөркелеп чиркандыра. И.Низамов Җыелып килү Озак вакытлар дәвамында җыелу; аз-азлап җыелу. Римнең мең еллар буена җыелып килгән коточкыч әхлаксызлыгы үч алуны таләп итә. Ф.Урманче. Бу --- авыл кешеләрендә бөртекләп җыелып килгән белем, осталык, тәҗрибәнең әкренләп гамәлгә аша башлавы түгелмени?! И.Низамов. Мәхәббәтемне аклау йөзеннән түгел, юк, ә озак еллардан бирле эчемә җыелып килгән газаплы уйларны бушатыр өчен сөйләр идем. Ә.Еники Җыелып тору 1) Һәрвакыт, даими рәвештә җыелу. Ел да җыелып торабыз 2) Әле, хәзер, күз алдында төркем-төркем булып җыелу. Йөгереп барды да арба янында җыелып торган кызларга бер чиләк су тондырмасынмы! Г.Бәширов. Күпер төбендә җыелып торган егетләр кунак кызларын күрүгә --- тынып калдылар. Г.Бәширов Җыелып яту Бер урынга күп булып җыелу. Өйдә калганнарның барысына да яшертен үпкә белән әйтте: «Барыбыз да җылы өйдә җыелып ята башласак...» – диде. Ф.Хөсни |