ҖЫЕЛМА и. 1. 1) Бердәй кулланылышлы, бер өлкәгә, бер темага караган әйберләр, материаллар тупланмасы. Иң башлап әдәби телне аерып чыгаралар... Аның мәҗбүри, ныклы бер кагыйдәләр җыелмасы бар. Ф.Сафиуллина. Балның үзлекләре аның составы күптөрле булу белән аңлатыла: аның составында иң гади шикәрләр – глюкоза, фруктоза, ферментлар, органик кислоталар һәм кеше организмы өчен бик кирәк булган микроэлементларның зур җыелмасы бар. Умартачыга ярдәмлек 2) Әйберләрдәге яки кешеләрдәге бербөтенне тәшкил иткән сыйфатлар тупланмасы. Аң – беренчедән, психик эшчәнлекнең җыелмасы, икенчедән, теоретик һәм практик эшчәнлекнең нәтиҗәсе... Ф.Сафиуллина. Кешенең явызлык яки, киресенчә, яхшылык хакына кылган һәр гамәле, эше күптөрле сәбәпләр һәм шартлар җыелмасыннан гыйбарәт. Д.Вәлиев 3) Җыентык; әдәби әсәрләр тупланмасы. «Г.Ибраһимов әсәрләре» тулы җыелмасының икенче томына «Казакъ кызы» романы кертелгән. Г.Нигъмәти. Шагыйрь Шәехзадә Бабичның Академик Үзәк карамагына тапшырылган архив материаллары буенча әсәрләр җыелмасы басылып чыга. М.Әхмәтҗанов 4) Бердәй булган күпсанлы әйберләрнең кушылмасы. Аркан – ул җепләр җыелмасы 2. с. мәгъ. 1) Барысын бергә туплаган. Халык массаларының җыелма социаль портретын тудыруда И.Гази зур осталыкка ирешә. С.Сафуанов. Әйткәнемчә, Урал – ул җыелма исем. Шул ук вакытта биредә һәр тау сыртының үз борынгы исеме, үз тарихы бар. Ф.Бәйрәмова 2) к. җыелмалы. Җыелма өстәл |